Татарстан Республикасы
эшмәкәрлегенә ярдәм
күрсәтү фонды

420021, Казан, Московская ур., 55 йорт
Телефон: +7 (843) 524-90-90
info@fpprt.ru

ФОНД

Татарстан Республикасында эшмәкәрлекне үстерүгә һәм икътисад өлкәсендә аның ролен ныгытуга аеруча зур игътибар бирелә. Иҗтимагый тотрыклыкны һәм халыкны эш белән тәэмин иткән кече һәм урта бизнес Татарстан тормышында мөһим иҗтимагый һәм икътисадый роль уйный. Бүгенге көндә Татарстан Республикасының кече һәм урта эшмәкәрлек секторы 380 меңләп кеше эшли торган 138 меңгә якын эшмәкәрлек субъектлары формалаштыра. Кече һәм урта бизнеска барлык региональ товарның уннан дүрт өлеше туры килә. Аерым алганда, Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып барган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары, алар арасында шәхси эшмәкәрләр, төрле хокукый-оештыру формадагы микро, кече һәм урта оешмалар Татарстанның һәм тулаем Россия Федерациясенең тармаклы үсешенең иң актив катнашучылары булып диверсификацияне һәм икътисадның тотрыклылыгын тәэмин итеп торалар.